Инде ничә тапкыр матбугат битләрендә район порталларында, район газетасында ТР ның дәүләт муниципаль услугасы аша электрон түләүләр җайлы икәнен хәбәр иттеләр.
29 нчы февральдә узган “Эшлекле дүшәмбе” дә капиталь төзелеш бүлеге башлыгы Алексей Московкин моның турыда тагын бер кат искә төшерде. Бу 5 нче февральдә ТР ның Министрлар Кабинетының 73 нче номерлы Карары белән җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге индикаторларына үзгәрешләр кертелүе белән бәйле. Анда “Торак-коммуналь услугалары өчен дәүләт порталы аша электрон түләүләр” дигән күрсәткеч өстәлгән.
Гомумән, хәзер бөтен кешенең смартфоны, электрон техникасы бар заманда бу бик җайлы юл булып тора.