АО РПО «Таткоммунэнерго» да утырыш

2016 елның 1 марты, сишәмбе

АО «РПО «Таткоммунэнерго» Югары Ослан районында үз эшен 2015 нче елның июленнән башлады. Алар торак фонд, предприятиеләр һәм оешмаларның җылылык, су белән тәэмин ителүе белән шөгыльләнәләр.

Кичә Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов АО «РПО «Таткоммунэнерго» җитәкчелеге белән утырыш үткәрде.

Анда республикакүләм “Чиста су”, “Котелларны алмаштыру” дигән программаларның үтәлеше, тотылган электроэнергиягә түләнәсе акча, предприятиенең эшчәнлеген арттыру кебек сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International