Аҗаган – 2016

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

29нчы февраль көнне Матюшино гомуми урта  мәктәбендә  Бөек Җиңүнең 71-еллыгына багышланган  “Аҗаган-2016”  район хәрби-  патриотик уены булып узды.

Уенда 9 команда көч сынашты. “Аҗаган” уены командаларның тантаналы төзелешләре белән башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын күтәрү хокукы узган  2015нче елда җиңүче булган  Матюшино мәктәбе командасына йөкләнде. Дәүләт гимннары яңгырады. Котлау сүзе белән  Югары Ослан районы  хәрби комиссариат бүлеге вәкиле Александр Ходинович һәм "Яшь туристлар  станциясе” хезмәткәре Вера Евстифеева чыгыш ясадылар.

Командалар  төрле этапларда:   "Каршылыклар полосасы", "Гомуми физик әзерлек", “Теоретик әзерлек”, "Санитар постлары", " РХБЗ буенча ярыш " сынау үттеләр. Барлык командалар да ярышларга  җитди һәм җаваплы әзерләнгәннәр. Уеннарда бер - береңне хөрмәт итү, дуслык атмосферасы хөкем сөрде. Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Матюшино  урта мәктәбе, 2 урында - Шеланга урта мәктәбе, 3 нче урында - Октябрь урта  мәктәбе. Чара Югары  Ослан районы хәрби комиссариат  бүлеге башлыгы  Рөстәм Шакировның котлау сүзләре белән тәмамланды. Чара югары дәрәҗәдә, оешкан төстә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International