Хәзерге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары язгы кыр эшләренә керештеләр. Ремонтлау мастерскойларында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлыйлар. Анда чит ил тракторларын ремонтлау проблемалар тудыра: запчастьләр юк.
Ашламалар тарату график буенча бара.
Фермер хуҗалыклары ашламаларны үзәкләштерелгән хәлдә Менделеевск шәһәренең “Аммоний” заводыннан алып кайтты.