“2015 нче ел сәләтле укучысы” күргәзмәсе

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Бик еш күптән укылган китаплар киштәдә ятып тилмерәләр. Ә аларның күбесенә икенче сулыш бирергә була бит. Андый кешеләр әле бетмәгән: алар искергән китапларны тотып китапханәгә киләләр.

Шундый бүләкләрдән китапханә “2015 нче ел сәләтле укучысы” күргәзмәсе ясады. Алар арасында төрле жанр китаплары бар: детектив, классик әсәрләр, тарихи романнар, мәхәббәт турындагы әсәрләр. Бу китаплар, һичшиксез, үзенең укучысын табар. Ә бүләк хуҗаларына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International