Бүген район башлыгы М.Зиатдинов Кытай халык республикасыннан килгән ООО «Чжунсиньцзянь» компания делегациясе белән очрашты.
Алар районның инфраструктурасы, ланшафты, логистикасы белән танышу максатыннан килгәннәр.
Марат Зиатдинов аларны районның үсеше, республикакүләм программаларның үтәлеше, туризм, Иннополис шәһәре, предпринимательство белән таныштырды.
Кунакларны бигрәк тә авыл хуҗалыгы сораулары кызыксындырды.
Очрашуда авыл җирлеге башлыклары, Башкарма комитет, район башлыгы урынбасарлары катнашты.
Бу Кытай компаниясе - дөньядагы мамык җыю һәм томат җитештерү буенча иң зур компания.