“Ел хатын-кызы” дигән конкурсның беренче этабы районнарда уза. Аннан соң зона этабы Яшел Үзәндә.
Анда иң дәрәҗәле һәм авторитетлы хатын – кызлар гына катнашып килә. Алар әле партия членнары да булырга тиеш. Бу юлы конкурста Римма Троицкая, Элеонора Серебрякова, Дана Зарипова, Вера Сорокина катнашты. Алар икенче көнне Татарстан Республикасы Президенты белән очраштылар.
Ә район башлыгы урынбасары С.Осянин аларны район үсешенә зур өлеш кертүләре өчен мактады һәм рәхмәтен белдерде һәм бүләкләр тапшырды.