Бу көннәрдә ТР ның Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры урынбасары Н.Титов Югары Ослан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән утырыш уздырды.
Аның эшендә район башлыгы М.Зиатдинов һәм Р.Гобәйдуллин катнашты.
Иң төп мәсьәлә җирләрне язгы-кыр эшләренә әзерләү торса да, ул сүзен кешеләрнең хезмәт хакыннан башлап китте.
Ул 2015 нче елда уртача 15 000 тәшкил иткән, республикада ул 20.000 сум тәшкил итә.
Язгы чәчү эшләренә орлыкларның сыйфаты һәм күләме әзер түгеллегенә дә басым ясады. Техник үзгәртү, алмаштыру кирәген әйтте.