Бер риваять бар: бер бөркет биек тауларга утырып үзенең талисманын – зөбәрҗәт ташларны өзгән һәм ул ташлар бөтен дөньяга сибелгән. Шулардан дөньяда хатын-кыз барлыкка килгән.
Кичә дә 8 нче март алдыннан район хатын-кызлары үзләренең ир-атлары түгәрәгендә РДК га бәйрәмгә җыйналды.
Матур җырлар, конкурс һәм викториналар: бар да күңелгә ятышлы булды.
Хатын-кызларны котларга Казанның “Алмаз-Холдинг” директоры Фәрит Гомәр улы килде һәм үзенең матур котлауларын җиткерде.
“Мәхәббәтнең үз символы бар” – ул хатын-кыз һәм яз!