Район хастаханәсе хатын-кызларны котлый

2016 елның 7 марты, дүшәмбе

8 нче март бәйрәме якынлашып килә. Ул инде яңалыклар һәм үзгәрешләр алып килеп. ишекне кага.

Нәкъ менә яз белән без алдагы планнарыбызны һәм өметләребезне бәйлибез.

Бу бәйрәм кешелекнең иң матур затлары – хатын-кызларныкы булуы белән дә аерылып тора. Ирләр ул көнне хатыннарына, әниләренә, кызларына бик игътибарлы булалар.

Ә бүген район хастаханәсе хезмәткәрләре чын күңеленнән район хатын-кызларын 8 нче март белән котлый, эшләрендә уңышлар, бәхет, сәламәтлек һәм тынычлык теләп кала.

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International