6 нчы март көнне Куралово авыы культура йортында “8 нче мартта хатын-кызларга дан җырлыйбыз” исемле концерт программасы булып узды.
Концертны алып баручы Светлана Куркова авыл халкына бик күп җылы сүзләр, котлаулар җиткерде.
Матур җырлар, шигырьләр, биюләр, частушкалар яңгырады залда.
Җыелган халык хәйрия акциясендә дә катнашты. Райондашлары Баймяшкина Татьянага үзләреннән өлеш керттеләр һәм аңа сәламәтлек теләп калдылар.