Булыша алсаң – булыш!

2016 елның 8 марты, сишәмбе

Канаш авылында 7 нче март көнне  хәйрия ярминкәсе булып узды.

Авыл халкы анда бәйләгән әйберләр, пешкән бәлешләр, консервантлар һ.б. тәмле ризыклар алып килгән.

Халык үзләренә кирәк булган әйберләрне сатып алдылар һәм коймак белән чәй эчтеләр.

Концерт программасы да бик күңелле булды.

Анда җыелган акчаны авылдашлары авыру Баймяшкина Татьяна Викторовнага тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International