Культура йортында – спорт чарасы

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

8 нче март алдыннан  Яшьләр клубы район культура йортында мини-футбол буенча спорт ярышлары уздырды.

Ул көнне дусларча Шеланга, Куралово, Печище, Югары Ослан командалары очрашты.

Бу ярышларны 9-11 нче сыйныф укучылары өчен тренерлар Елистратов Д.Е. һәм Назаров С.В. хәзерләде. Чын спортсменнар кебек күрсәтте үзләрен ярышта катнашучылар!

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 нче урын – Печище,;

2 нче урын – Югары Ослан;

3 нче урын – Шеланга авыл җирлекләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International