Янгынга каршы тору кагыйдәләре

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Яз җитү сәбәпле, янгын чыгу куркынычы да арта. Бу чорда, билгеле булганча, җыелган чүп-чарны яга башлыйлар. Шуңа күрә табигатьтә бик гади генә кагыйдәләрне үтәү дә җитә.

1. Шырпы һәм тәмәке калдыкларын калдырмагыз!

2. Кояшлы аланда шешә һәм пыяла калдыкларын калдырмагыз;

3. Үләнне якмагыз;

4. Учак яндырмагыз;

5. Машинагызда һәрвакыт сүндергеч җайланма йөртегез;

6. Урманда бензин, керосинга манчылган материаллар ыргытып калдырмагыз һ.б.

Әгәр куркыныч килеп чыкса, “01” яисә 112 номерына шалтыраиыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International