Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов Юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган киңәшмә уздырды.
Анда госавтоинспекция хезмәткәрләре, суд приставлары, район шифаханәсе, мәгариф бүлеге, газета редакциясе катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды.
1. ОГИБДД ның контроль -надзор эшчәнлеге;
2. ДТП вакытында медицина персоналының реакциясе;
3. Язгы-җәйге сезонга хәзерләнү буенча чаралар;
4. Балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен үтәүләре буенча педагогларның белемнәрен күтәрү;
5. Район газетасы битләрендә юл кагыйдәләренә багышланган мәкаләләрне бастырып тору;
6. Административ штрафлар.
Барлык тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.