ТР ның Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгы соравы буенча 2014-2020 нче елларга торак-коммуналь бүлеге әлеге программада катнаша торган кешеләрнең списогын төзеде.
Бу список ТР Министрлар Кабинетының 2014 нче елгы 724 нче номерлы карары таләпләре буенча эшләнде.
Бүгенге көндә “Авыл җирлегендә яшәүче гражданнар” категориясе буенча 60 кеше, яшь белгечләр буенча 24 кеше чиратка баскан.