Архив- ул мәгълүматлар хәзинәсе, аның бәясе көннән-көн кыйммәтләнә. Анда тарих, я булмаса конкрет кеше язмышы саклана.
Бәлкем һәркем Чехов урамында администрация йорты төзелгәнче элек нинди булганын белмидер дә. Район Советыных 1972 нче елның 25 нче июлендә Абрамов Н.Ф. йортын икенче урамга күчерергә дигән карарыннан соң ул төзелә башлый. Аннан соң 1972 нче елда мәктәп төзиләр, ә иске мәктәп урынында торак йортлар салалар. 1 нче сентябрьдә инде анда интернат та салынып беткән була.