10 нчы мартта район китапханәсенең уку залында архив хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәмнәренә багышланган “Гасырлар авазы” дигән журнал презентациясе булып узды.
Бу журнал 1995 нче елдан бирле ТР Министрлар Кабинеты каршындагы иң төп архив идарәсе тарафыннан бастырыла.
Аның битләрендә Татарстан архивының иң әһәмиятле материаллары басылып чыга.
Укучыларга төрле чордагы документларның подлинниклары белән танышырга да мөмкинлек бар.
Бу журнал үзен фәнни-документаль журнал итеп танытты.