Тагын бер юбилярга Президент бүләге

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Кызыл Байрак авылында яшәүче Галиәхмәтова Әминә Кәлимулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары С.Осянин, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая, социаль яклау бүлеге башлыгы Т.Васильева килделәр.

Гомере буе совхозда бозаулар караган бу хатын әле һаман актив тормыш рәвеше алып бара.

Бүген ул кунаклар кулыннан РФ Президенты бүләген кабул итеп алды.

Озын гомер, сәламәтлек телик аңа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International