Кичә Казан Кремленең зур залында Президент каршындагы коррупциягә каршы Советының киңәшмәсе узды. АНДА БЕЗНЕҢ РАЙОННАН Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов һәм район башлыгының коррупциягә каршы эш буенча ярдәмчесе Хәтирә Тихонова катнашты.
Анда көн кадагында иң әһәмиятле саналган сорау – хокук саклаучы, надзор, контроль органнарының коррупциягә каршы эшчәнлеге, бюджет акчасын тоту, дәүләт мөлкәтенә кул сузмау турында сүз барды.