Югары Ослан прокуратурасы 67 яшьлек Александр Жарковка суррогат аркы сату буенча җинаять эше ачты. Бу РФ җинаять Кодексының 238 нче маддәсе 1 нче бүлегенә туры килә.
Суд карарынча, Җарков 2015 нче елның 11 нче ноябрендә үз авыллары кешесенә 1,5 литр ялган аракыны 500 сумга сатып җибәрә. Аның составында кулланырга ярамый торган этил спирты була. Аны бу гамәле вакытында полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Шуннан соң йорт җирен тикшергәндә тагын 84 литр ялган эчемлек табыла.
Бу юлы 30 мең штраф белән кеше котылып кала.