Югары Осланда референдумнар үтте

2016 елның 11 марты, җомга

2016 нчы елның 6 нчы мартында 11 авыл җирлегендә җирле референдумда катнашырга хокукы булган һәр кешесе үзара салым тапшыру һәм җыелган керемнәрне төрле мәсьәләләрне чишү өчен тотылачагы турында референдумнар барды.

Референдумга һәр авыл җирлегендә төрлечә 55% тан 85,3 % ка кадәр кеше килде.

Җыелган акчалар авыл территориясен су белән тәэмин итү системасын  реконструкцияләү,  су басымы скважинасын киртәләп алу;  автомат җайланма кую, насосларны алмаштыру;  су басымы скважинасын буяу;  электр үткәргечне алмаштыру;  су басымы башнясының сузылучан ныгытмаларын алмаштыру; суүткәргеч торбаларны өлешчә алмаштыру, зиратларны, юлларны төзәтү өчен тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International