Безнең кадерле ветераныбыз

2016 елның 11 марты, җомга

Бу проект кысаларында районның картлар һәм инвалидлар интернатында спонсорлар һәм “Бердәм Россия” партиясе бик зур ярдәм эшләре алып бара.

Интернатта кешеләргә уңай яшәү шартларын тудыру өчен көнкүреш техникасы, урын-җир комплектлары, тумбочкалар сатып алынды, бүлмәләргә ремонт ясалды.

Шулай ук 2 нче катта кунак бълмщсе ясадылар. Анда, картлар туганнары, килгән кунаклар белән очрашалар. Анда бик матур итеп җиһазландырылган бүлмәдә, барлык шартлар да тудырылган.

Сугыш һәм тыл батырларына рәхмәт билгесе булып санала инде мондый матур эшләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International