Закон территориясе

2016 елның 11 марты, җомга

ТР Министрлар кабинетының 135 нче номерлы карары нигезендә ел да уза торган “Закон территориясе” дигән конкурсның 1 нче этабын Югары Ослан уткәреп җибәрде.

Югары Ослан гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Жукова “Яшьләрдә хокук нигезләренә хөрмәт тәрбияләү” номинациясендә җиңүче булып танылды.

Куралово мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Лужаева “Мәктәп балаларында тәртип бозуларны профилактикалау” номинациясендә җиңде.

Ә “Авыл җирлекләре территориясендә тәртип саклау” номинациясендә Татар Борнашы авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин – иң алдынгы урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International