Кама Тамагы районында 11 нче мартта узган тәрбия өлкәсендә иң яхшы эшләүчеләрне сыный торган профессиональ конкурстан безнең район 2 җиңү белән кайтты.
Бу конкурсның максаты - балалар тәрбияләүдә яңа алымнар кулланып, аларны тормышка хәзерли белә торган, үз осталыкларын башкаларга җиткерә белә торган педагогларны барлау.
8 район арасында зона этабында Куралово мәктәбенең класс җитәкчесе Сарбаева Н.П. беренче урынга, ә Югары Ослан урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Анохин С.Н. 2 нче урынга чыкты.
Җиңүләре белән котлыйбыз һәм зур уңышлар телибез әлеге педагогларга.