Сау бул, Масленица!

2016 елның 13 марты, якшәмбе

Бүген Район культура йорты янында рус бәйрәме Маслениөа уздырылды.

Элек-электән Россиянең барлык почмакларындабу матур чара сакланып кала барган. Бу көнне кышның соңгы сулышы белән күңелсезлекләр, кайгылар, авырулар китеп барган. Шуңа күрә дә бу якшәмбе хушлашу якшәмбесе дип атала.

Юкка гына кешеләр бер-берсен кичерүне сорамый бу көнне.

Бәйрәм белән беренче булып халыкны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Камалетдинова котлады, барысына да исәнлек-саулык һәм тынычлык теләде.

Бар кеше күңел ачты: җырлады, биеде, уеннарда катнашты, ашады, эчте...

Ахырдан бөтен халык көтеп алган чучело ягылды. Шуның белән барлык кирәкмәгән әйберләр, начарлыклар янды. Яхшыга, яктылыкка, бәхеткә булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International