«Тере классика”ның җиңүчесе

2016 елның 13 марты, якшәмбе

11нче март көнне Югары Ослан район балалар китапханәсендә яшь укучыларның ”Тере классика” исемле бишенче Бөтндөнья бәйгесенең район этабы үткәрелде.

Бу бәйгедә районның сигез мәктәбеннән 18 укучы катнашты. Безнең Матюшино урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гәделшина Зәринә бу бәйгедә С.А. Лавровның “ Мәчеләр, өрәкләр һәм бер әби”  исемле әсәреннән бер эзек тәгъдим итте һәм 2 нче урынны яулады.

Зәринә тагын ике җиңүче белән Зеленодольск шәһәрендә үтәчәк республика турына үтте. Аны бу уңышы белән тәбриклибез , яңа уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International