Ел укытучысы

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Иҗади эшләүче укытучыларның профессиональ осталыкларын өйрәнү, мәгариф мәсьәләләренең перспектив идеяләрен барлау, укытучының позитив имиджын күтәрү йөзеннән республикада ел саен “Ел укытучысы” дигән конкурс уздырыла.

Быел Лаешта узган зона этабында безнең районнан 3 укытучы катнашты:

- Гайнуллин Рамиль Рәшит улы, Иннополис лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Аббазова Роза Рәшит кызы, Шеланга мәктәбенең физкультура укытучысы;

Әхмәтҗанов Дамир Фәнүз улы, Иннополис Университеты каршындагы мәктәпнең физика укытучысы.

“Шундый оста укытучылар эшли безнең районда! Үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашыр өчен мәгарифнең шундый матур идеяләрен табып алганнар, инновацион адымнарны курыкмыйча ясыйлар, эшләреннән тәм табып эшли беләләр”, - ди конкурсантларның остазы Дәүләтшина Гөлгенә Искәндәр кызы.

Нәтиҗәләргә килсәк, зонаара конкурста Гайнуллин Рамиль җиңүче булып чыкты, Әхмәтҗанов Дамир җиңүчедән 0,5 баллга гына калышып, 2 нче урынны яулады.

Бу кешеләр чын мәгънәсендә УКЫТУЧЫ сүзен аклаучы затлар. Алга таба да уңышлар телик аларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International