Югары Ослан Советы утырышы

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

14 нче мартта район Советы залында чираттагы тугызынчы сессия утырышы булып узды. Совет утырышында ТР Дәүләт Советы депутатдлары Черемнов Александр Павлович һәм Гиниятов Хәлил Зиннуро улы катнашты.
      
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар күтәрелде:

-  2016 нчы елның 6 нчы мартында  авыл җирлегендә үткәрелгән җирле референдум йомгаклары;

- Районның контроль-хисап Палатасы рәисен сайлау;

- 2016 нчы елга район бюджеты турындагы карарга үзгәрешләр кертү;

- Югары Ослан районы Устаывын кабул итү;

 - Югары Ослан районының Регламентын кабул итү;

- шәхси хуҗалыклар өчен бирелгән җирләрне бүлү турындагы 47-472 номерлы карарын юкка чыгару;

- Авыл җирлекләренең гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшчәнлеге;

- Югары Ослан районы территориясендәге җирләрне контрольләү Нигезләмәсен кабул итү;

- Югары Ослан район Аппаратындагы идарә органнарының штат расписаниесенә үзгәрешләр кертү;

- Район Башкарма комитеты каршындагы административ комиссиясе эшчәнлеге һ.б. турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International