Профсоюзлар киңәшә

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Бүген район Советының актлар залында Югары Ослан районы территориясендәге беренчел профсоюз оешмалары җитәкчеләренең конференциясе булып узды. Анда 28 профсоюз оешмасы катнашты.

Көн тәртибенә 2 мәсьәлә куелган иде:

1. 2015 нче елда профсоюз оешмаларының эшчәнлеге йомгаклары.

2. 2015 нче елда куелган коллектив договор һәм Килешүнең үтәлеш йомгаклары.

3. Барысы турында доклад белән район профсоюзлары лидеры Лилия Хөрмәтуллина чыгыш ясады.

Конференция эшендә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International