Бүген, 14 нче мартта, Казанда «Ел укытучысы -2016» конкурсының региональ этабынын тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр.
Безнең районны Казанда Иннополис лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнуллин Рамиль Рәшит улы яклаячак. Ул үзен моңа кадәр инде зона турында бөтен яклап күрсәтеп, аннан җиңү яулап кайткан иде инде.
14-18 нче март көннәрендә Рамиль Рәшит улы дәрес, методик семинар, мастер-класс, педсовет һәм укыту проекты күрсәтәчәк.
Зур уңышлар телик аңа.