“Җир сәгате”

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Россиянең Табигатьне саклау Министрлыгы “Җир сәгате”дигән Халыкара акциядә катнашырга чакыра. Бу эре экологик акция быел 19 нчы мартта 20.30 сәгаттьтә була.

“Җир сәгате” – Бөтендөнья табигать фонды акцияне яклаучыларны 1 сәгатькә барлык электр приборларын сүндереп торырга чакыра. Бу вакытта дөньядагы иң күренекле һәйкәлләрнең дә яктырткычлары сүндерелә. Бу адым Планетабызның киләчәгенә битараф булмаучыларны барлый.

Россиянең Табигатьне саклау Министры Сергей Донской бу акциянең бик әһәмиятле булуына басым ясый, чөнки ул барлык җәмгыятьнең табигатьне саклау сорауларына игътибарын юнәлтүенә ышаныч белдерә.

Шунысы кызыклы: бу акциядә барлыгы 2 млрд кеше, 170 ил, 7000 гә якын шәһәр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International