Югары Осланның штраф түләмәүчеләре белән эш

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Югары Ослан Госавтоинспекциясе хезмәткәрләре үзләренең эшләрен штраф түләмәүчеләрне җаваплылыкка тартып, автомобильләрен арестка куя башладылар.

- Узган атнада 2 тәртип бозучыны туктаттык, берсенә 30 000, ә икенчесенә 5 000 сум штраф салдык. Бу юнәлештә эшне дәвам итәбез, - диде ОГИБДД башлыгы Руслан Багаутдинов.
Аларның штраф түләмәгән һәр автомобилистны туктатырга хокуклары бар. Андыйлар безнең районда 15 кеше.

- Беренче юлда күренүгә машиналары штрафстоянкага куелачак, ә үзләре административ җаваплылыкка тартылачак, - ди юллар башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International