Татарстан үзәгендә зур әйлән – бәйлән

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Узган шимбәдә Апас культура йортында 2 төрле фестиваль булып узды: “Иске Казан түгәрәк уены” һәм “Күп яңгырашлы Татарстан” уен кораллары фестивале.

Боларның икесе дә республикабызда борынгыдан яшәп килгән гореф-гадәтләрне, иске уеннарны, җыр-биюләрне саклап калу һәм аеруча матур башкаручыларны барлауга кайтып кала.

Фестивальдә Идел артының 7 районыннан артистлар катнашты.

Безнең районнан “Иделкэй” ансамбле кызны кияүгә бирү күренешен күрсәтте. “Пәтрики егетләре” һәм Хатыйп Гарипов та үз осталыкларын шундый үтемле итеп ярып салды. Жюри бик югары бәя бирде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International