Чаңгы ярышлары

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Узган шимбәдә Зәй районының “Ялта – Зай”  спортка хәзерләү базасында 2016 нчы ел кысаларындагы чаңгы ярышлары узды.

Аның максаты - башкарма комитет, аппарат органнары, җирле үзидарә органнары хәкимиятләрен массакүләм спортка тарту иде.

Ярышларда 180 хезмәткәр катнашты. Безнең районнан А.Федотов, Марсель Әхмәтҗанов. Ләйсән Тазиева, Юлия Киндюкова ктнаштылар.

Барлык командалар арасында Югары Осланлылар 6 нчы урынга чыкты.

Бу яхшы нәтиҗә. Котлыйбыз аларны

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International