Кем үз дачасына хуҗа түгел?

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Урамда – яз. Шуңа күрә күбесе үз дачалары, орлыклар, яраткан хезмәте, түтәл утырту, табигать белән аралашу турында хыяллана башлады.

Ярый түтәлләрең үз җиреңдә булса. Күп кенә хуҗалар бакчаларын дәүләт регистрациясе аша уздырырга уйламый да. ТР ның Росреестр идарәсенең физик затларны регистрацияләү бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева законадательстводагы үзгәрешләр турындаискә төшерә.

2015 нче елның 1 нче дкекабрендә чыккан законнар буенча кадастр учетына басканнан соң 5 ел эчендә тәртип буенча регистрацияләнгән мәгълүмат чыкмаса, ул мәгълүматлар җирле үзидарә органнарына җибәреләчәк.
 
Ә җирле үзидарә аны сведениеләр булмаганлыктан хуҗасыз дип атарга мөмкин.
 
Шуңа күрә уйлагыз: җирне вакытында документаль рәсмиләштереп куегыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International