“Әдәби музей герое» иҗади конкурсы

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Бүген районның балалар китапханәсендә “Әдәби музей герое» иҗади конкурсы булып узды.

Аны оештыручы - ТР ның “Республика балалар китапханәсе”.

Аның максаты – бөек татар шагыйре Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган чараларга балаларны тартуны активлаштыру һәм аларның иҗади талантларын үстерү.

Конкурс 2 номинациядә узды:

- Тукай әкиятләре – күңел чыганагы;

- Минем яраткан әдәби героем.

Конкурста 3-6 нчы сыйныф укучылары катнашты.

1 нче урынны Мукаев Семён  «Коргуза мәктәбе;

2 нче урынны Закирова Зарина, Матюшино мәктәбе;
 
3 нче урынны Ахметзянова Карина (Патрикеево авылы) яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International