15 нче мартта гимназия укучылары Тухватуллина Гөлшат (8нче сыйныф), Хөсәенова Зилә (7нче сыйныф ) татар теле укытучысы Зиганшина Р.А җитәкчелегендә Яшел Үзән шәһәрендәге 3нче гимназиядә үткәрелгән “Күренекле татарлар” төбәкара фәнни-эзләнү конференциясендә катнаштылар.
Алар якташларыбыз экс-прокурор Кафил Әмиров һәм композитор Риф Гатауллин турында проект эше белән чыгыш ясадылар . Конференция 7 секциядә эшләде,барлыгы 80 гә якын чыгыш тыңланды. Сәфәребез уңышлы булды: Гөлшат “Шушы яктан, шушы туфрактан без” юнәлешендә 3 нче урын алды, Зилә “Сәнгать өлкәсендә танылган татарлар” юнәлешендә диплом белән бүләкләнде. Конференцияне оештыручылар Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, КФУ һ.б.
Жюри составында шагыйрәләр Эльмира Шәрифуллина, Йолдыз Шәрәпова, драматург Юныс Сафиуллин, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская кебек шәхесләрнең булуы үзе бер очрашу кичәсе диярлек. Гимназия коллективына кунакчыллыгы өчен аерым рәхмәтлебез.