Бүген районның сәламәтлекне саклау учаклары фельдшерларга мохтаҗ. 6 ФАП та медицина хезмәткәрләре җитешми, 4 ФАП та - фельдшерлар – пенсионер.
Шул уңайдан яшь белгечләрне районыбызга тартыр өчен Буа медицина училищесы студентлары белән очрашу булды.
Студентларга районның үсеш перспективалары турында сөйләделәр, шартлар белән таныштырдылар, мәгълүмати листовкалар тараттылар, социаль яклау чаралары турында әйттеләр.
Бу очрашудан соң 5 студент үзләренең теләкләре буенча практикага Осланга кайтаячакларын белдерделәр.