Казан медицина колледжы студентлары бу көннәрдә районның картлар һәм инвалидлар интернатында практика узалар.
Алар инде бу эшнең төп үзенчәлекләренә төшенделәр, профессиональ белемнәрен үстерделәр, тренажерлар белән эшләргә өйрәнделәр, урында ятучы авыруларга булыштылар һәм санбюльлетень дә чыгардылар.
Иң күп игътибарны алар тыл хезмәткәрләренә юнәлттеләр.