Төзелеш надзоры эшчәнлеге

2016 елның 18 марты, җомга

Районның төзелеш, торак-коммуналь бүлегенә еш кына түбәндәге сорауны бирәләр:

- Объектта төзелеш надзоры кайчы вакытта үз эшен башларга тиеш?

- Әгәр РФ ның шәһәр төзелеше кодексы нигезендә төзелеш вакытына дәүләт төзелеш надзоры каралган икән, төзелеш алып баручы оешма төзелеш башланырга 7 көн калгач РТ ның госстройнадзор инспекциясенә төзелеш башлануы турында хәбәр җибәрергә тиеш.

Анда түбәндәге документлар беркетелә:

- Төзелешкә рөхсәт кәгазе копиясе;

- Тулы күләмдә проект документлары;

- Кызыл линияләр турында мәгълүмат;

- Экспертларның уңай бәяләмәсе;

Извещение килүгә надзор органнары үз эшләрен башлап җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International