Туган туфрак җаның-тәнең аша
Каның тамырланган туфрак ул.
Илең, телең, суың бергә килеп,
Чорналган бер сихри йомгак ул!
Районның 85 еллык юбилеена багышлап, Олы Мәми авылы клубында “Мин туган җиремне яратам” дип исемләнгән күргәзмә барлыкка килде. Анда бу авылның сугыш һәм хезмәт ветераннары, алдынгы кешеләр турында бик күп мәгълүматлар тупланган.
Чынлап та, бакыр чордан башланган бу авыл тарихы, 16-17 нче гасырларда яшәгән чуаш-язычниклардан башланып китә. Ә хәзер анда рус һәм чуашлар бик тату яши. Анда 1908 нче елда 1600 кеше яшәгән булса, хәзерге көндә 340 кеше яшәп ята.
Тарихын белмәгән кеше – киләчәген белми. Күргәзмәнең дә төп идеясе шуңа кайтып кала.