Бүген Юматово авылының олы яшьтәге Тимохина Антонина Петровнага – 90 яшь. Аны юбилее белән котларга районнан С.Осянин, Татар Борнашы авыл җирлеге башлыгы С.Бурукин, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Т. Васильева килде. Кунаклар юбилярга В.В.Путинның котлау открыткасын, бүләкләр һәм җылы сүзләр җиткерделәр.
Сугыш башланганда бу кызга бары тик 15 яшь кенә була. Бар халык кебек бу елларны 6 баласы булган алар гаиләсе дә авыр кичерә.
Гомере буе колхозда бозаулар карый, барлык авыр эшләрне башкара. Әле хәзер дә үз аңында, йорт эшләрен, бакча эшләрен үзе башкара. 13 оныгы, 20 оныкчасы үсеп килә.
Ул – Хезмәт ударнигы 3 ана медале иясе. Котлыйбыз без аны барыбыз да һәм озын гомер телибез!