18 нче мартта район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты җитәкчелегендәге ТР һәм РФ регионнары предпринимательләре җыенында булып кайтты.
Бу чара ГТРК “Корстон”да булды.
Аның эшендә ТР Президенты Р.Миннеханов, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры Марат Ахметов, ТР ның промышленность һәм сәүдә МинистрыАльбер Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм 36 регионнан 700 кече бизнес вәкиле, фермер хуҗалыклары катнашты.
Анда тематик утырышлар, Теләче районына сәяхәт, бизнесменнар белән очрашулар планлаштырылган иде.