“2016 нчы ел рус җыры”

2016 елның 20 марты, якшәмбе

Кичә Югары Ослан җирендә 2016 нчы ел рус җыры” конкурсының зона этабы булды.

Конкурс 3 этаптан тора. Январь-февраль – район этабы.Февраль – апрель – зона смотры. 3нче этап – йомгаклау этабы май аенда Казанда булачак.

Башта кунакларга район турында видеоролик күрсәтелде.

Жюри составында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.Гатауллин да бар иде.

Безнең районның “Калинушка”, “Рус кызлары”, Тамара Ясинская, Анохиннар гаиләсе һ.б. кунакларга бик ошады.

Рус җыры ерак гасырлардан килгән моңын, сагышын, ритмын, интонациясен саклап калган. Яшәсен, рус җыры!

Жюри әгъзалары бигрәк тә безнең район артистларыннан кәнәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International