Югары Ослан мәктәбе тагын инвалидлар янында!

2016 елның 20 марты, якшәмбе

Кичә Югары Ослан мәктәбе укучылары тагын районның картлар һәм инвалидлар интернатына барып концерт куйды.

Алар олы буын кешеләрен яз белән котладылар, 4 нче сыйныф укучылары хоры бар кешене таң калдырды. Ә беренче сыйныф укучылары биюе аеруча күңелгә хуш килде.

Ахырдан балалар һәр интернат кешесенә йөрәктән-йөрәккә открыткалар җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International