“Безнең Татарстан” Республика яшьләр форумы яшь буын өчен мөһим мәйдан булып тора. Монда үзеңнең проектыңны күрсәтергә һәм аны якларга, инвесторлар табарга, җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан ярдәм тоярга мөмкин. Форумның эше – төрле юнәлешләрдә алып барылды.”Куркынычсызлык территориясе” юнәлешендә Матюшино мәктәбе укучысы Гаделшина Яна үз проекты белән катнашты.Проектның җитәкчесе – педагог- тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен оештыручы Гаделшин И.Ә. Аларның проектлары “Голь на выдумку хитра!”җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен куркынычсызлык тудыру турында.
Бу чарада катнашу өчен шушы юнщлеш буенча Республиканың төрле почмакларыннан 120 дән артык эш килгән иде. Ярымфиналга 22 проект чыкты.17 нче март көнне ТР ГИБДД Эчке Эшләр Министрлыгы Идарәсендә Яна үзенең проектын яклады. Юнәлеш экспертлары һәм Миннеханов Рифкат Нургалиевич аның эшен югары бәяләделәр, 20-22 апрель көннәрендә IT-паркында проектны яклау мөмкинлеген бирделәр. Финалга 3 кеше генә чыкты.
Янага һәм аның җитәкчесенә проектны яклауда уңышлар телик!