2 б сыйныфы укучылары Иванова О.В. җитәкчелегендә “Әйләнә-тирәбездә математика” проектында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керделәр.
Проектта укучылар Казан математика мәктәбе турында информация җыйдылар, анализ ясадылар һәм интернет челтәре сервислары аша тәкъдим иттеләр. Шулай ук мисаллар уйлап чыгардылар, көндәшләрнең мисалларын чиштеләр. Проектта 98 команда регистрация ясаган, финалга 49ы чыкты. Призерлар арасында “Икегә ике” командабыз да бар. Котлыйбыз!