Район Башкарма комитетының ЖКХ бүлегенә бик еш түбәндәге сорауны бирәләр: Квартираны су басса, нишләргә?
- Иң беренче электричествоны сүндерергә һәм авария хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк;
- Телефоннан гына чакырып калмаска;
- Гаризаны су аркасында зыянның размерын күрсәтеп, тулы аңлатма белән язарга;
- Зыян килгән кешеләр белән бергә җыелып, аларның кулларын куйдырырга, оешманың штампын алырга;
- Су агуның сәбәбен табарга;
- Авария килеп чыккан җирләрне фотога төшерергә.
Барысын күрсәткән актны эксплуатация оешмасы хезмәткәре язарга тиеш.
Актта йортның төгәл адресы, су басуның тулы язмасы, сәбәпләре, куркынычлык очраклары, дефект китереп чыгарган әйберләрнең исемлеге күрсәтелергә тиеш.