Бу бәйрәмне ел саен 21 нче мартта билгеләп үтәләр. Шигърият – кешелекнеж иң уңышлы казанышы. Бар кеше дә шагыйрь булып китә алмый, ләкин һәрбер кеше үз гомерендә шигырь язып караганы бар.
“Бөтендөнья шигърият көне” беренче тапкыр 2000 нче елның 21 нче мартында Парижда ЮНЕСКО ның штаб -квартирасында билгеләп үтелә.
Район китапханәсе бу көнне балалар өчен “Талантлар салават күпере” дигән шигырь калейдоскопы уздырды.
Күренекле рус язучылары А.А. Фет, С.И. Есенин, В.Д. Берестов, И.А. Крылов, Б.В. Заходер, И.М. Пивоварова, А.И. Плещеев, В.А. Осеева, А.Л. Барто, М.С. Михалков, Д.И. Хармс, С.Я. Маршак, Н.И. Чуковский, Э.Э. Мошковскаяларның шигырьләре укылды, викторина уйналды, мультфилҗмнар каралды.